news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС илләре уеннарын ачты

Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС илләре уеннарын ачты
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә БРИКС илләре спорт уеннарының ачылыш тантанасы башланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов спорт бәйгесе катнашучыларына уңышлар теләде.

«Сезне Россиядә, Татарстан республикасы башкаласы Казанда БРИКС илләре уеннарынын ачылыш тантанасында каршылавыбызга шатмын.
РФ Президенты Владимир Путинга республикабызда масштаблы ярыш уздыруга ышанычы өчен рәхмәт. БРИКС илләре уеннары илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр. Барлык спортсменнарга гадел көрәш һәм югары нәтиҗәләр телим. Алга!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

РФ спорт министры Михаил Дегтярев Казанның БРИКС илләре уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрүенә ышануын белдерде.

«Үзебездә 90нан артык илдән атлетларны каршы алуга сөенәбез. Россиянең масштаблы ярышлар үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Быел Сочида узган Олимпиадага 10 ел була. Казан, Татарстан БРИКС илләре уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрәчәгенә ышаныч белдерәм. Барыгызга да ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телим», - диде министр.

БРИКС илләре уеннары 12-23 июньдә Казанда уза. Спортчылар 27 дисциплинада ярышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100