Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Бильярд буенча халыкара турнир ачылышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бильярд спорты буенча халыкара турниры, Татарстан җитәкчесе кубогы (Дөнья кубогы) ачылышында катнашты. Ярышлар 23 апрельдән 27 апрельгә кадәр Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында уза. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бездә лаеклы спортчылар бар - көрәшергә әзер булган егетләр һәм кызлар. Сез барыгыз да осталар, һәм сезгә бәхет елмайсын. Яхшы спорт көрәше телим!» - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Миңнеханов.
Ул шулай ук «алты көн бильярд уйнау» бик кызыктыра дип шаяртты һәм «сезнең командагызга ничек язылырга» дип кызыксынды.
Турнирның хатын-кызлар арасында финал очрашулары 28 апрельдә 10.00 сәгатьтә һәм ир-атлар арасында 16.00 сәгатьтә уза. Ярышның приз фонды 2,5 млн сум тәшкил итә.
Тантанада шулай ук Россия Бильярд спорты федерациясе вице-президенты, Пирамида буенча халыкара комитет генераль секретаре Яков Фирсов катнашты. Федерация президенты Павел Завальный кушуы буенча ул халыкара оешманың төп бүләген тапшырды һәм кабул итүче якка рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, Татарстан Россиядә бильярд спортын үстерү буенча төп үзәкләренең берсенә әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз