news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ак Барс Арена» стадионында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Ак Барс Арена» стадионында булды, анда ул спорт учреждениесе эше белән танышты һәм «Арена Swim» балалар-яшүсмерләр бассейнына йөрүчеләр белән аралашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов стадионның Көнчыгыш трибунасында урнашкан «КидСпейс» балалар мәйданчыгын карады. Танышу вакытында ТР спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс Арена» АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов аңлатмалар бирде.

Шулай ук Президентка «Спорт музее» проектын тәкъдим иттеләр. Аның концепциясе стадион эшләгән вакытта күп тапкыр үзгәргән, шул исәптән аның урнашу урыны һәм форматы да. Хәзерге вакытта музейны Көнчыгыш трибунада, «КидСпейс» янында урнаштыру күздә тотыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ачык шугалакта булды, бозда хоккей уйнаучы балалар белән аралашты. Радик Миңнәхмәтов бүген биредә кышкы сезон ачылачагын искәртте. Аның сүзләренә караганда, килүчеләргә уңайлы булсын өчен киенү-чишенү бүлмәләре, буфет, фотозона җиһазландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100