news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган 123 нче лицейда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Лето» торак комплексында ачылган 123 нче лицейда булды. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Визит барышында республика лидеры яңа бинаны карады һәм укучылар белән аралашты.

Лицейның ашханәсен караганда, Рөстәм Миңнеханов бер укучыга: «Көчле – нык булырсың!» – диде.

Лилия Галимова ассызыклаганча, мондый сүзләр ата-аналарга балаларын иртәләрен ашарга дәртләндерергә ярдәм итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot