news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте

Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын тантаналы ябу чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте.

«Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә сквер төзү һәм һәйкәл ясау эше башланды. Без аларны җәй көне ачарбыз. Шулай ук Казан университетында «Белем» музее ачылачак. Безнең тарафтан яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтару карары да кабул ителде», – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда колледж укытучыларына яңа ноутбуклар биреләчәген дә әйтте.

«Быел 36 мең укытучы яңа ноутбуклар алды. Колледж, техникум укытучылары өчен дә бу мәсьәләне чишәрбез», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot