news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын Tat Cult Fest мәйданына чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казан халкын иртәгә, ягъни Республика көнендә узачак Tat Cult Fest фестиваленә чакырды.

Татарстан Президенты «Килегез!» дип язган һәм иртәгә булачак вакыйгага багышланган ролик урнаштырган. Анда узган еллардагы фестивальләрнең видеога төшерелгән өлешләре күрсәтелә һәм алар Милли китапханә күренешләре белән тулыландырыла. Tat Cult Fest фестивален быел Милли китапханә кабул итәчәк.

«Татар-информ» фестивальнең быел уздыру урыны үзгәрәчәген һәм Милли китапханә фасадында мультимедиашоу күрсәтеләчәген хәбәр иткән иде инде.

Tat Cult Fest 15 сәгатьтә башлана. Китапханә каршындагы һәм артындагы мәйданчыклар да җәлеп ителәчәк. Тамашачы алдында Yummy Music Band һәм Алинә Шәрипҗанова да яңа дуэт белән чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot