news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын Сабан туе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын Сабан туе белән котлады
Фото: © «Татар-информ, Зөлфия Шәвәлиева

Бүген Казанның өч мәйданчыгында Сабан туйлары гөрли. Тынычлык бистәсендә узган милли бәйрәмдә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, РФ премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Бүген бик матур бәйрәм, барыгызны да котлыйм. Оештыру өчен шундый зур көч куелган. Районнарыбыз бик матур әзерләнгән, барыгыз да олы хезмәт куйган, рәхмәт сезгә», – дип бәйрәм белән котлады Татарстан Рәисе.

Шулай ук бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрне искә алды.

«Без авыл хезмәтчәннәрен, җитештерү алдынгыларын, 50 ел бергә яшәүче гаиләләрне, аксакалларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын чакырдык. Бәйрәмдә теләк бер генә – җиңү генә», – диде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot