news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан университетына уңышлар һәм яңа ачышлар теләде

Рөстәм Миңнеханов Казан университетына уңышлар һәм яңа ачышлар теләде
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Казан университетын 220 еллыгы белән котлады.

«Бу көнне фәнни-педагогик составка аерым рәхмәт сүзләре! Югары уку йорты күпьеллык тарихында күренекле кешеләр плеядасын тәрбияләде, алар Казан университетын тәмамлаучы исемен горур йөртә! Студентларга укуда уңышлар телим!» - диде Татарстан Рәисе.

«Безнең университетыбыз белән горурланабыз! Аңа уңышлар һәм яңа ачышлар телибез!» - дип тәмамлаган Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot