news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туен лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кушты

Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туен лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда Түбән Кама Сабан туенда
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак, Казан Сабантуй кунакларына татар халкының һәм бөтен Татарстанның бай мәдәниятен лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Бүген Сабан туйлары Чаллыда һәм Әлмәттә уза. Казанда Сабантуй 20 июньгә планлаштырылган. Бәйрәм чаралары өч мәйданда: Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош урман-паркында узачак. Моннан тыш, 19 июньдә Казан ипподромында ат спорты ярышлары булачак.

Миңнеханов район ишегалларын, логистиканы оештыру һәм катнашучылар белән кунакларның иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

«Казан Сабантуена безнең районнарның бәйрәм ишегаллары аерым бер ямь өсти. Район башлыкларына бәйрәм мәйданнарын әзерләүне шәхси контрольдә тотарга кирәк. Казан мэриясе исә районнардан килгән командаларның эше өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Иң мөһим бурыч – тәртип һәм иминлекне тәэмин итү. Логистиканың барлык нечкәлекләренә: җәмәгать транспорты маршрутларына һәм расписаниесенә аерым игътибар бирергә, парковка урыннарының җитәрлек булуын алдан карап куярга кирәк», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot