Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Kazan Oil, Gas & Chemistry күргәзмәсен карады
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Kazan Oil, Gas & Chemistry халыкара нефть-газ химиясе күргәзмәсе ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов экспозицияне карады һәм тармакның яңалыклары белән танышты.
Быел күргәзмә кунакларны тәкъдим ителгән стендларның күплеге белән таң калдырды. Миңнеханов форумны ачу тантанасында билгеләп үткәнчә, анда Россиянең һәм чит илләрнең 200гә якын алдынгы тармак компанияләре катнаша.
ТР Рәисе беренчеләрдән булып «Татнефть», СИБУР һәм ТАИФ экспозицияләрен карады. Биредә аңа компанияләрнең продукциясе үрнәкләрен күрсәттеләр һәм казанышлары һәм алга таба үсеш планнары турында сөйләделәр.
Гомумән алганда, күргәзмәдә нефть-газ химиясе комплексы белән бәйле бик күп җитештерүчеләрне күрергә мөмкин. Алар чимал һәм инструментлардан башлап пилотсыз очкычлар, логистик компанияләр һәм машина төзелешенә кадәр төрле өлкәләрдә эшли.
Мәсәлән, «Транснефть» шартлаудан сакланган электр двигателе макетын күрсәтте, ә Татарстан Фәннәр академиясе яңа композит материаллар тәкъдим итте. Күп кенә стендлар композит торбалар һәм кабельләргә, шулай ук төрле клапаннарга, адаптерларга һәм монтажлау өчен инструментларга багышланган.
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Икеләтә җиңүчеләр» экспозициясе аеруча үзенчәлекле булды. Анда ТАССР нефтьчеләре, газчылары һәм химикларының Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм җиңүдән соң илебезне торгызу вакытындагы эше турында сөйләнелә. Стендта 400дән артык экспонат: боерыклар, сирәк архив документлары, фронттан килгән хатлар, ветераннарның шәхси әйберләре, хәрби форма, кислота җитештерүендә эшләүче хезмәткәрнең костюмы, корал макетлары тәкъдим ителгән.
Тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары, илнең оборона куәтенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннар һәм эвакуацияләнгән фәнни коллективларның тарихлары турындагы видеоматериаллар да күрсәтелде.
Экспозиция совет халкының хәрби батырлыгын гына түгел, хезмәт батырлыгын да күрсәтә, шулай ук илне сугыштан соң торгызу турында сөйли.
Павильоннан чыккан җирдә ProSkills мәйданчыклары урнашкан – кунакларга үзләрен виртуаль чынбарлык ярдәмендә төрле һөнәр белгечләре ролендә сынап карарга тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз