Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Казан: нефть, газ, химия» күргәзмәсен карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан: нефть, газ, химия» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен карады. Экспозиция Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә мәйданчыгында оештырылган.
«Махсуслаштырылган күргәзмә тармакның 200гә якын әйдәп баручы компаниясен берләштерде. Алар арасында Россиянең 24 төбәге һәм дүрт чит илнең компанияләре бар», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе форумны ачканда.
Ул форумның төп бурычы нефть-газ химиясе комплексын үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне билгеләү белән генә чикләнмәвен искәртте. Иң мөһиме – фикер алышулардан конкрет эшкә күчү.
«Биредә тәкъдим ителгән технологияләр һәм эшләнмәләрнең предприятиеләрдә кулланышка кертелүе, эшлекле элемтәләрнең яңа проектларга әверелүе һәм кабул ителгән карарларның тармакны алга таба үстерүгә хезмәт итүе мөһим», – диде Миңнеханов.
Күргәзмәдә нефть чыгаручы һәм эшкәртүче компанияләр, технологик һәм лаборатория җиһазлары җитештерүчеләр, шулай ук эш киемнәре тегүдән алып зур сәнәгать двигательләре эшләп чыгаручы предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим иткән.
«Нефтьче шәхси архивы: батырлык хроникасы» махсус экспозициясе дә аерым игътибарга лаек. Биредә күргәзмәгә килүчеләр Татарстанда нефть тармагының XIX гасыр ахырыннан башланган үсеш тарихы белән таныша алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз