news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә туристлар белән аралашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казан Кремлендә бер төркем туристлар белән кыскача әңгәмәнең видеоязмасын куйган.

«Туристлар белән аралаштык! Кунакларга һәрвакыт шатбыз! Рәхим итегез!» - дип язган республика җитәкчесе.

Видеодан күренгәнчә, туристлар Миңнехановның соравына җавап биреп, Казанга кайдан килүләрен әйтә. ТР Рәисе: «Шәһәр ничек соң?» - дип кызыксына, туристлар исә: «Искиткеч!» - дип җавап бирә. Ул туристларга, шаяртып, калырга тәкъдим итә, тегеләре исә көлеп җибәрә.

Элегрәк Казан туристлар арасында популяр язгы юнәлешләрнең берсе дип танылган иде, ә Татарстан илнең туристлар иң еш була торган 5 төбәге арасына керде.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең аерым әһәмиятен билгеләп үткән иде. «Туризм өлкәсен ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен Россиядә бөтенесе дә бар. Бу – гаять зур тарихи, мәдәни, табигый һәм рекреацион потенциал», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100