news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Мәскәү һәм Дагыстан туристлары белән фотога төште

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Мәскәү һәм Дагыстан туристлары белән фотога төште
https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән туристлар белән бергә фотога төште. Республика җитәкчесе фотосурәтләрне Telegram-каналына урнаштырды.

«Казан Кремлендә бер төркем туристларны очраттым. Мәскәү, Башкортстан, Дагыстан... кешеләр бөтен илдән килә», – дип язган ул.

Рөстәм Миңнеханов соңгы ярты елда музей-тыюлыкка 1,5 миллионнан артык сәяхәтче килүен билгеләп үтә һәм башка туристларны да республикага чакыра.

«Һава торышы әйбәт, җәяү йөрү өчен уңайлы. Татарстанга килегез! Рәхим итегез!» – дип язган Президент.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

 

news_right_1
news_right_2
news_bot