news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «ДәртФест» фестивален карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә «ДәртФест» VI заманча татар мәдәнияте фестивален карады. Чара Республика һәм Шәһәр көнендә уза. Татарстан җитәкчесен яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыков озатып йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов халык кәсепчеләре ярминкәсендә булды, сәүдә барышы турында сорашты, балалар белән фотога төште.

Фестиваль кысаларында яшь музыкантлар концерты, «Апуш» студиясеннән театраль тамашалар, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале коллективлары чыгышлары, татар милли киемнәре модасын күрсәтү, «CАФ радио» һәм «Шаян ТВ» иҗат остаханәсе оештырылган.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100