Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Ак Барс» командасы белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

ak-bars.ru
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХЛның плей-оффы алдыннан «Ак Барс» тренерлары, шулай ук хоккейчылары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртик, бу сезонда «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте, анда җиденче матчта гына Мәскәүнең ЦСКА командасына КХЛның төп трофеен оттырды.
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» уенчыларына, тренерларга һәм җитәкчелегенә уңышлы сезон өчен рәхмәт белдерде һәм Казан клубын Татарстан бренды дип атады. Татарстан Рәисе сүзләренчә, яңа сезонда Зиннәтулла Биләлетдинов командасының Гагарин кубогын яулый алырлык көче бар.
Татарстан Рәисе команданың баш тренеры эшен аерым билгеләп үтте.
«Зиннәтулла Хәйдәрович, сезгә хөрмәтемне белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Билалетдиновка.
Шулай ук республика җитәкчесе сезонда төп моментларны искә төшерде, башта җиңел булмаганын билгеләп үтте.
«Иң мөһиме, «Ак Барс»тан беркемнең дә күңеле кайтмады. Бу иң мөһиме», - диде Миңнеханов.
Моннан тыш, клуб тренерлары, җитәкчелек, уенчылар һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз