Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Казан көннәре Татарстан һәм Белоруссия дуслыгын ныгыта
Минск шәһәрендә Казан көннәре уза. Программада – «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, мастер-класслар, Татарстан осталары һәм һөнәрчеләре продукциясе белән ярминкә, шулай ук бай мәдәни һәм музыкаль программа. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Макстагы каналында белдерде.
«Болар барысы да мәдәни алмашуны көчәйтергә һәм дуслыкны ныгытырга ярдәм итә!» – дип өстәде республика лидеры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый чаралар мәдәни багланышларны үстерү һәм ныгыту өчен зур әһәмияткә ия. Аның сүзләренә караганда, өч көн дәвамында Минск халкы һәм шәһәр кунаклары татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныша, шулай ук уеннарда һәм мастер-классларда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз