news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә үткәрелгән ат чабышларын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм ярышларында булды. Аның белән ат чабышларын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев та тамаша кылды.

«Җайдаклар арасында 14тән артык бүләк уйнатылды. Ат чабышларында беренче тапкыр «БРИКС илләре Спорт уеннары» призын да тапшырдылар», - дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

«Казан» күп функцияле ат-спорт комплексы холлында 30дан артык эшкуар эксклюзив бизәнү әйберләре, декоратив элементлар, оригиналь уенчыклар һ.б. кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Һөнәрчеләр чүлмәк ясау, тире һәм агач эшкәртү, тукучылык буенча мастер-класслар оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100