news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумы күргәзмәсе белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумы күргәзмәсе белән танышты
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстан башкаласында Kazan Digital Week форумы ачылды, аның мәйданчыгында мәгълүмати технологияләр белән бәйле проектлар күргәзмәсе уза. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев форумда катнашучыларның стендлары һәм экспозиция белән танышты.

Күргәзмәгә керү урыны каршында «Атом» электромобиле тәкъдим ителгән стенд урнашкан. Автопроизводство генераль директорының хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү буенча урынбасары Анатолий Кияшко искәрткәнчә, тәүге электромобиль якынча бер елдан соң конвейердан төшәчәк һәм шушы вакыт эчендә компания проектны үстерүгә үз өлешен керткән кешеләрдән машиналарның символик номерларына мөмкин кадәр күбрәк имза җыярга ниятли. Рөстәм Миңнеханов һәм Максут Шадаев үз имзаларын калдырган беренче шәхесләр булды.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Төп күргәзмә уза торган павильонга керү урынында кунакларны «Таттелеком» күргәзмәсе каршы алды. Биредә ТР Рәисенә пилотсыз автомобильләр ярышын тәкъдим иттеләр. Ярышлар форум барышында өч дисциплина буенча узачак.

«Газпром СПКА» компаниясе тәкъдим иткән космик аппарат проекты күргәзмәдәге иң масштаблы экспонатларның берсе булды. Ул җитештерү, социаль-икътисади, табигый ресурслар һәм экологик бурычларны хәл итү өчен галәмнән төшерү эшләре алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Компания барлык таләпләргә җавап биргән модельне 2025 елда эшләп чыгарырга ниятли.

Күргәзмәдә «Кибер-шериф» интеграцияләнгән системасы булган «Москвич 3» юл-патруль хезмәте автомобиле дә тәкъдим ителде. Әлеге система автомобиль тирәсендә 360 градуста реаль вакыт режимында турыдан-туры видеога төшерергә һәм аудиога яздырырга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Татарстан Рәисенә республика икътисадының барлык тармакларына да кагыла торган күп кенә башка инновацион проектлар да тәкъдим иттеләр. Алар арасында Иннополисны үстерү планнарын, студентлар киберкөрәшен, КАМАЗның «Челнок» проектын һәм электромобильләрне кору станцияләрен билгеләп үтәргә мөмкин.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100