news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week форумы күргәзмәсен карады

Бүген Казан Экспо мәйданчыгында Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында масштаблы күргәзмә старт алды. Аны беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Быел экспозиция күргәзмә комплексының ике павильонын били, аларда 300гә якын компания IT өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итә. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы форум ясалма фәһемгә багышланган. Һәм экспозициядәге стендларның күбесе теге яки бу тематика белән бәйле.

Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы стенды иң якты стендларның берсе булып тора. Кунакларны зур баскычлы интерактив экран каршы ала, аның янында төрле IT - чишелешләр белән зур булмаган мәйданчыклар бар. Шунда ук совет чорындагы «үткәнгә шалтырату» телефон будкасы урнаштырылган, анда трубканы алырга, номер җыярга һәм кыска юлламаны ишетергә мөмкин. Стенд каршында кешеләрне татар халкының милли киемендәге робот каршы ала, аның робоэте дә бар.

Иннополис стенды ике өлешкә бүленгән: берсе – университет, икенчесе – махсус икътисади зона. Университет ягыннан пилотсыз очкычлар һәм дроннар макетларын күрергә мөмкин, ә махсус икътисади зона өлешендә резидентлар үз продукцияләрен күрсәтә.

Аның янәшәсендә Татнефть мәйданчыгы урнашкан, анда ясалма фәһем нигезендә техникадагы җитешсезлекләрне анализлау системасы белән танышырга мөмкин.

Моннан тыш, күргәзмәдә Казанның цифрлы игезәген – ясалма интеллект базасында шәһәрдәге барлык биналар, челтәрләр һәм процесслар белән реаль вакыт режимында системаны күрсәтә.

Тагын бер мәйданчык Innostage стенды, аның базасында Киберкөрәш – мәгълүмати иминлек буенча белгечләр ярышлары старт алды. Күрше павильонда мини-роботлар көрәше буенча Татарстанның ачык турниры башланды.

Күргәзмә комплексы янындагы парковкада Атом автомобиленең тест-драйвы уза. Искәртик, бу Россиянең беренче серияле электромобиле, «Кама» АҖ эшләнмәсе. «Атом»нарны серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү агымдагы, 2025 елга билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot