news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводында объектлар төзелеше барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводында объектлар төзелеше барышы белән танышты
https://tatarstan.ru

Бүген Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында – «Туполев» ГАҖ филиалында булды булды.

Рөстәм Миңнеханов оборона-сәнәгать комплексын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында объектлар төзелеше барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президенты - «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе һәм аны озатып йөрүче затлар инженер үзәген, хәзерләү-штамплау җитештерүен, шулай ук стенд-лаборатория комплексы бинасын карады.

Тикшерү барышында «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - «Туполев» ГАҖ филиалы директоры Николай Савицких аңлатмалар бирде.

Исегезгә төшерәбез, завод территориясендә реконструкция, шулай ук техник яктан яңадан коралландыру гамәлгә ашырыла. С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - «Туполев» ГАҖ филиалында Ту-214 пассажир самолетлары, шулай ук махсус башкарылган Ту-214 самолетлары җитештерәләр. Быел язын дәүләт дәрәҗәсендә Ту-214 самолетларын елына 10 данәгә кадәр җитештерүне арттыру турында карар кабул ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot