news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортының яңа терминалының әзерлеген бәяләде

Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортының яңа терминалының әзерлеген бәяләде
Фото: Татарстан Республикасы Раисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа терминалын карады һәм объектның әзерлеген бәяләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Раисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта терминалда җиһазлар урнаштыралар һәм инженерлык челтәрләрен тоташтыралар. Эчке бизәү эшләре тәмамланып килә. Моннан тыш, дүрт телетрап монтажлап бетерелгән.

Миңнехановка яңа терминал белән гамәлдәге терминалны махсус галерея тоташтырачак, дип сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot