Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Казан» аэропортын туган көне белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортын туган көне белән котлады. Искәртик, бүген «һава суднолары тукталу урынына» 45 ел тула. Әлеге бәйрәм уңаеннан республика җитәкчесе Телеграм-каналында видео урнаштырды, анда төрле һөнәр ияләре Казанның «самолетлар төшеп утыру һәм очып китү пункты»н юбилее белән котлый.
Шул ук постта Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә 1979 елның 15 сентябреннән Казанда авиаташуларны актив үстерү башланды. Бүгенге көндә Казан аэропорты 5 миллионнан артык пассажир кабул итә, диде республика Рәисе.
«Казан» аэропортын алга таба үстерү планнары бик күп. Яңа перрон төзелә, ә алга таба яңа терминал төзиячәкбез. Рәхим итегез, Татарстан!» - дип язган Миңнеханов котлавында.
Казан аэропорты әлеге акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Романцовны 45 яшьлеге белән котлаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз