news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуны лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каюм Насыйри тууына 200 ел тулу уңаеннан юбилей чараларын югары дәрәҗәдә үткәрүне әйтте.

«Төрле халыкларның милли мәдәниятен якынайтуга Каюм Насыйри зур игътибар биргән. Бу хәзер дә бик актуаль. Киләсе елда без атаклы тел галиме һәм язучының тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Юбилей чараларын лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим», – диде ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot