Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Катар вәкиле белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарның Гражданнар оборонасы буенча Югары Советы Рәисе урынбасары Мөхәммәд Әл-Сулайти белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Әңгәмә «Казан Экспо» күргәзмә залында «Комплекслы куркынычсызлык-2026» салоны кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Рәисе Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле өлкәләрдә: сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә үсеш алуына игътибарны юнәлтте.
Республика җитәкчесе Катар ягына «Комплекслы куркынычсызлык» салонында катнашулары өчен рәхмәт белдерде, аның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасы үсеше өчен стратегик әһәмиятен билгеләп үтте. «Салон илнең төп тармак мәйданчыкларының берсе булып тора. Монда янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре һәм катнаш тармаклар эшчәнлегендә алга таба кулланыла торган карарлар күрсәтелә», – дип ассызыклады ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз