news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Катар Иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Катар Иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим белән очрашты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим һәм Катар Дәүләтенең Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Мөхәммәд Хәссән Әл-Мәлики белән очрашты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең илләр арасында мөнәсәбәтләр әкренләп үсә. Катар - Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең мөһим һәм ышанычлы партнеры. Сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар, фәнни-техник хезмәттәшлек үсеш ала, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша».

Татарстан Рәисе Катар Әмире Галиҗанәп шәех Тамим бен Хәмәд Әл Танига сәламләү һәм хөрмәт сүзләрен җиткерүне сорады, ул һәрвакыт Татарстан делегациясен җылы кабул итте.

Очрашу барышында яклар берничә юнәлеш буенча, шул исәптән сәнәгатьтә, сәүдәдә һ.б. хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. шулай ук Катар белән фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөһим дип билгеләп үтелде.

Моннан тыш, Татарстан бүген - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш бара, ислам мәгарифенә зур игътибар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100