news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында Джидда шәһәрендә СССРның Согуд Гарәбстанындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимовка истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты. Мемориаль тактаны Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиллеге бинасына куйдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Кәрим Хәкимов Совет дипломаты һәм Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче Тулы вәкаләтле вәкиле иде. Ул яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызуда һәм үстерүдә сизелерлек роль уйный.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә, Согуд Гарәбстанындагы Россия дипломатик миссияләре хезмәткәрләренә һәм Россия Федерациясенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиленә мемориаль такта кую карары өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, истәлек тактасын ачу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә ныгытырга, шулай ук илебез дипломатиясе буыннары бәйләнешен саклап калырга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot