news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмендә осталар шәһәрен карады

Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмендә осталар шәһәрен карады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Лаеш районы Никольское авылында «Каравон-2024» рус халык бәйрәмендә декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсен һәм халык-сәнгать кәсебе белән шөгыльләнүчеләрнең эшләрен карады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Бәйрәм кунаклары өчен халык уеннары, сәнгать кәсебе остаханәләре, театральләштерелгән тамашалар, ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышлары оештырылды. Моннан тыш, теләге булган һәр кеше рус мичендә пешкән милли ризыклар белән сыйланды, осталар һәм һөнәрчеләр иҗатын, шулай ук «Каравон» бәйрәменең брендлы эшләнмәләрен карады.

Остаханәләрдә йон эрләү һәм туку дәресләре дә үткәрделәр. Кунаклар шулай ук балта остасы һәм чүлмәк ясау эше нигезләре, халык рәсем сәнгатенең үзенчәлекле төре һәм башкалар белән танышты.

Болардан тыш, «Каравон»да Татарстан районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100