news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов караучысыз калган этләр мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты

Бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзен Васильево бистәсендә кичә булган вакыйгадан башлады, анда этләр көтүе 9 яшьлек кызга һөҗүм иткән иде.

«Кызның хәле бик авыр. Бу – һәр этнең хуҗасы булырга тиешлеге турында тагын бер билге; әгәр хуҗасы юк икән, эт приютта булырга тиеш. 9 яшьлек кыз имгәнгән – бу зур фаҗига. Әти-әнисенең, күршеләренең хәлен күз алдына китерегез» – диде Миңнеханов.

Республика башлыгы сүзләренчә, тикшерү мәгълүматлары буенча, кызга якынча ун эт һөҗүм иткән. Хәзер тикшерү эше бара.

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевка мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәлә иң беренче чиратта кешеләр иминлегенә кагыла, дип ассызыклады.

«Кызның туганнарының хәлен күз алдына китерәсезме? Бистәдә яшәүчеләрнең хәлен? Бу тема контрольдә булырга тиеш. Хайваннар турында начар сүз әйтәсем килми, ләкин хуҗасыз этләрнең кешеләргә һөҗүм итүе – бу инде тәртип булмау. Алар үрчегән, ә сез бернинди чаралар күрмәгәнсез. Балаларга этләр ташланганда кем мөһимрәк — этләрме, әллә балалармы?» – дип билгеләп үтте ул.

Миңнеханов, хуҗасыз хайваннар проблемасын чишү өчен системалы якын килү кирәк, дип өстәде.

Искәртеп узабыз, вакыйга кичә кич бистәгә керү урынында урнашкан «Яшьләр» тукталышында булган. Баланы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot