news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанга эш сәфәренә килде

Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанга эш сәфәренә килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан составына керә торган Каракалпакстан Республикасына эш сәфәренә килде. Бу турыда «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Автономияле регион башкаласы Нукус шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Каракалпакстан Парламенты Рәисе Аманбай Орынбаев һәм Каракалпакстан Министрлар Советы Рәисе Фарход Эрманов каршы алды.

Иртәгә Татарстан делегациясе республика Рәисе җитәкчелегендә биредәге предприятиеләрне карый. Шулай ук Каракалпакстан җитәкчелеге белән эшлекле очрашу була.

  • Каракалпакстан — Үзбәкстан составындагы суверен республика. Биредә 1,9 млн чамасы кеше яши. Республикада парламент формасында идарә оештырылган. Аның белән Жокаргы Кенес (парламент) Рәисе Аманбай Орынбаев идарә итә. Автономияле регионда югары башкарма хакимият булып Министрлар Советы (Хөкүмәт) тора, дип яза «Татар-информ».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100