Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтны сузган өчен районнарны шелтәләде
Быел капиталь ремонт программасына кертелгән 75 күпфатирлы йортта эшләр әлегә кадәр башланмаган. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтны төзелеш сезонында башкарырга кирәклеген әйтте һәм бу эшне контрольгә алырга кушты.
«Хәзер җәйге сезон, аннары капиталь ремонт ясалмаган килеш көзгә керәсез, китәсез - бик күңелсез булачак. Зинһар өчен, моны беркетмәдә теркәгез әле. Бу кешеләрнең бераз күзен ачарга кирәк. Һәм контрольгә алыгыз», - диде Миңнеханов.
Төзелеш сезоны вакытында капиталь ремонтны үтәмәсәң, көз көне «кешеләрне интектерергә» туры киләчәк, дип өстәде ул.
Искәртик, Айзатуллин сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда бер үк вакытта 662 күпфатирлы йорт ремонтлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз