Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «КамАЗ» төзүчеләренә һәм беренче хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ ветераннарына мөрәҗәгать итеп, «КАМАЗ» тарихының нәкъ менә алардан башлануын билгеләп үтте. Үзенең MAX каналында ул аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективы белән очрашты һәм хезмәткәрләрне, шул исәптән автогигант башлангычында торган, чиста кырда завод төзегән һәм беренче йөк автомобилен җыйган ветераннарны котлады.
Республика лидеры «КАМАЗ» ның илнең иң зур сәнәгать предприятиеләренең берсе булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, предприятиенең йөк автомобильләре күп илләрдә билгеле һәм алар зур ихтыяҗга ия.
Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз