news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны ралли-рейдта җиңүе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны ралли-рейдта җиңүе белән котлады
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» экипажын «Ефәк юлы» ралли-рейдында җиңүләре белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

«КАМАЗ-мастер егетләре Ефәк юлында искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Берсүзсез җиңү, «Ак тигр» безнеке. Горурланабыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Дмитрий Сотников карьерасында бу бишенче җиңү. Гомуми зачеттагы икенче урын да Татарстан командасы вәкиле булган Эдуард Николаев экипажында. Өченче урында Белоруссия МАЗы вәкиле Сергей Вязович.

news_right_1
news_right_2
news_bot