Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Ефәк юлы» раллиенда җиңүе белән котлады
Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы, 2025 елда «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдында йөк машиналары зачетында ышанычлы җиңү яулап, өч призлы урынны яулады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм команда җитәкчесе Эдуард Николаев адресына телеграмма җибәреп, предприятие коллективын һәм команда әгъзаларын әлеге уңышлары белән котлады.
«Дөньяның иң катлаулы һәм озын узышларыннан берсе, һич арттырусыз, «Зәңгәр армада»ның зур триумфы белән тәмамланды – сез ил автосәнәгате һәм автоспортының уникаль куәтен уникенче тапкыр исбатлап, бөтен мактау пьедесталын яуладыгыз», – диде Миңнеханов.
Ул шулай ук коллективның югары әзерлек дәрәҗәсен, осталыгын һәм бердәмлеген искәртте, йөк машиналары зачетында абсолют лидер булган спортчы Антон Шибалов идарә иткән машинаның раллидагы уңышлы дебютын аерым билгеләп үтте.
«Бу уртак казанышка үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, «КАМАЗ» һәм Россия автоспортының данын күтәрүдә яңа уңышлар телим», - диелә телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз