news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчелеге һәм спортчылары белән очрашты. «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашындагы очрашу Чаллыда спорт полигонында узды.

Быел «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар»узышында катнашмаса да, ел саен үткәрелә торган традицион очрашу форматын саклап калу турында карар кабул ителде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Рөстәм Миңнехановка яшь чемпионнар өчен яңа машина тәкъдим ителде. Ул шулай ук К5 гаиләсе һәм капотлы компоновкалы яңа җитештерелгән модернизацияләнгән йөк машиналарына югары бәя бирде. Татарстан Президентына автомобильләр дизайны, башка эшләнмәләр, шул исәптән машиналарның йөреш сыйфатлары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасының спорт машиналары эволюциясен бәяләде, ул үзе яңа авто гына түгел, 1996 һәм 2002 елгы команда машиналарында да йөреп карады. Биредә тарихи машиналар, шул исәптән 1988 елда чыгарылган иң беренче спорт «КАМАЗ-4310» машинасы да бар. 2023 елда «КАМАЗ-мастер» командасы 35 еллыгын билгеләп үтәчәк. Рөстәм Миңнеханов 2000-2007 елларда Abu Dhabi Desert Challenge сериясе ярышларында катнашты һәм аларда алты тапкыр җиңүче булган иде.

«Нинди прогресс булуын аңлар өчен, автомобильдә йөреп карарга кирәк. «КАМАЗ» бик ышанычлы. Автомат тапшыру тартмасы узыш дәвамында тизлекне контрольдә тотарга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим, чөнки узышучыга эш сәләтен сакларга кирәк», – диде Татарстан Президенты.

Быел «КАМАЗ Мастер» командасының «Дакар» раллиенда катнашмавы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» үз техникасын камилләштерә, ярышлар оештыра, дип белдерде. «КАМАЗ» безнең илнең төп автосәнәгате булды һәм хәзер дә шулай булып кала», - диде ул.

«КАМАЗ» ГАҖ двигательләр, тапшыру тартмалары, кабиналар төзү буенча заманча заводлар комплексы төзеде - болар барысы да безгә бүген дөнья базарларында көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«КАМАЗ «КАМАЗ Мастер» командасына мөнәсәбәтен берничек тә үзгәртмәде, финанслау элеккечә кала. Россиянең барлык иганәчеләре дә командага мөнәсәбәтләрен үзгәртмәде. Без барыбыз да команданың әһәмиятен аңлыйбыз. Иң зур байлык – профессиональ әзерләнгән кадрлар. Чын узышчыларны тәрбияләү - озакка сузыла торган катлаулы эш», - диде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100