news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы турында: Ул татар үзәге дә булыр

Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы турында: Ул татар үзәге дә булыр
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзеләчәк объектлар турында сөйләде.

«Без республика башкаласы өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга керештек: Казансу ярында Милли китапханә белән янәшә балалар паркы, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының заманча яңа бинасы төзелә. Ул Кабан күле экосистемасын һәм Иске Татар бистәсен берләштерер, матур архитектура объекты һәм татар мәдәнияте үзәге булыр дип уйлыйм», - диде ул Дәүләт Советына юлламасында.

Республика халкын һәм кунакларын тагын бер җәлеп итү урыны булып Киров дамбасы буендагы территория булыр дип көтелә.

«Биредә су өстендә йөрү һәм ял итү өчен яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Шәһәр институты Казан мэриясе белән берлектә тиешле планны эшләүгә керешергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot