news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы Башлыгы Бату Хасиков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Яклар төбәкара багланышлар, кайбер юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Бату Хасиков инвестицияләр җәлеп итү, мәгълүматлаштыру, эчке туризмны үстерү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында килештеләр.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан белән Калмыкия арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды. «Безнең төбәкләрнең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы зур», - дип ассызыклады республика Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot