Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов кайбер татарстанлыларга мактаулы исемнәр бирде
Татарстанның ике кешесе республиканың атказанган икътисадчысы булды, тагын сигез кеше «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Тиешле указларга ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
«Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исемнәре Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының бюджет өлкәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Гусевага һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең көч ведомстволарына хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Венера Дяглюкка бирелде.
Үз чиратында «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән ТР Нурлат районы Егоркино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алина Булатова, ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәгенең спорт чараларын оештыру һәм үткәрү буенча директор урынбасары Эдуард Иванов, ТР Теләче районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова һәм ТР Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова бүләкләнде.
Шундый ук медальләр белән «Алексеевскдорстрой» ААҖ участогы начальнигы Фәнис Кәбиров, ТР Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераны, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Илшат Фәрхетдинов һәм «Элай» ҖЧҖ аудиторы Николай Чухлин бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз