news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Кадрлар кытлыгын мигрантлар хисабына гына хәл итеп булмаячак

Татарстанда белгечләр җитмәве сизелә, бу аеруча медицина һәм мәгариф өлкәләренә кагыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

«Безгә барысын да тирәннән анализларга кирәк. Белгечләрне чакырырга һәм аларны торак белән тәэмин итәргә тиешбез. Медицина һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт хакы дәрәҗәсе начар түгел, әгәр өстәмә грантлар булса, бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп булачак», – диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук республиканың сәнгать предприятиеләре хезмәт хакын сизелерлек арттыруын билгеләп үтте, чөнки бүгенге көндә квалификацияле кадрлар өчен зур көндәшлек бара.

«Кадрлар проблемасын мигрантлар хисабына гына чишеп булмый, моның өчен системалы чишелешләр кирәк. Безнең үз белгечләребезнең агымы булырга тиеш. Республикада бу юнәлештә эш алып барыла – ресурс үзәкләрен булдыру буенча зур проектлар тормышка ашырыла. Гомумән, вазгыять тотрыклы. Бюджет кабул ителде, дефицит булса да, без барлык авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дигән ышаныч бар», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә иң мөһиме – Көнбатыш белән каршы торуда җиңүгә ирешү. «Салымнарны арттыру һәм башка шундый мәсьәләләргә килгәндә, без могҗизалар булмавын аңларга тиешбез. Илебез җитди сынаулар аша үтә, һәм һәркайсыбыз бу юлны лаеклы узарга тиеш. Бу вазгыятькә аңлаеш белән карарга кирәк, чөнки бу – безнең илебез, һәм барлык проблемаларны үзебезгә чишәргә туры киләчәк», – дип өстәде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук республика халкына гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен, ә муниципалитетларга хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә булышканнары өчен рәхмәт белдерде.

«Уңышлар да, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, әмма гомуми хәл тотрыклы. Сайлаулар да халыкның никадәр җаваплы булуын һәм бүгенге вазгыятьне дөрес аңлавын күрсәтте», – дип йомгаклады ул сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot