Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Кадрлар әзерләү мәсьәләсен яңадан карарга кирәк
![Рөстәм Миңнеханов: Кадрлар әзерләү мәсьәләсен яңадан карарга кирәк](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/12/5947bffa78e526d4f6d2a2743dc3d2a0.jpg)
2023 елда Татарстан предприятиеләре, киеренке шартларга карамастан, җитештерү күләмнәрен арттыра алды. Бу хакта, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышына йомгак ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Без киеренке шартларда җитештерү күләмнәрен арттыра алган предприятиеләребезгә рәхмәтле», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика сәнәгатен үстерүдә дәүләт ярдәме чараларының роле зур, моның өчен ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
«Безнең илнең иминлеген һәм технологик суверенитетны тәэмин итү Дәүләт башлыгы билгеләгән төп бурыч булып тора. Биредә зур эш башкарылган. Оборона-сәнәгать комплексында дәүләт оборона заказы тулысынча үтәлгән. Һәм, әлбәттә, без бу теманы контрольдә тотачакбыз», - диде Татарстан Рәисе.
Ул фәнни үзәкләргә аерым игътибар бирде, аның бәяләвенчә, алар ярдәмендә Татарстанда продукциянең принципиаль яңа төрләре барлыкка килә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җитештерүне диверсификацияләүгә һәм террорчылыкка каршы сакланганлыкка зур игътибар бирергә кушты.
«Без катлаулы вакытта яшибез. Бу темага бөтен кеше дә җитди карамый. Син Украина белән чиктә яки монда яшәвеңә карамастан, бөтен җирдә шундый куркыныч бар,. Шуңа күрә терроризмга каршы сакланганлык мәсьәләләре предприятиенең һәр җитәкчесенең контролендә булырга тиеш», - диде республика җитәкчесе.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, коллегия утырышында төп темаларның берсе кадрлар җитмәү мәсьәләсе булды.
Мигрантларны җәлеп итмичә генә хезмәт базарында дефицитны каплап булмый, дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз