Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Иҗтимагый палата хакимияткә эш юнәлешләрен күрсәтергә тиеш
Татарстан Иҗтимагый палатасы республика хакимиятләренә күбрәк эшләргә кирәк булган юнәлешләрне билгели. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составының беренче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү Иҗтимагый палата эшеннән башка мөмкин түгел. Нәкъ менә сез хакимият өчен эш юнәлешләрен билгелисез һәм җитешсезлекләрне күрсәтәсез. Ил алдында зур сынаулар тора, алар өстендә без бергә эшлибез», - дип билгеләде ул.
Миңнеханов Иҗтимагый палатаның яңа сайланган рәисе Александр Терентьевны партия һәм административ эшләрдә зур мәктәп узган актив һәм тәҗрибәле җитәкче дип атады, шулай ук палатаның яңа составы турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Һичшиксез, сезнең һәрберегез республика һәм ил үсешенә тагын да зуррак өлеш кертәчәк. Бүген инде сезнең Ватан файдасына зур хезмәтегез бар», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Александр Терентьев ТР Иҗтимагый палатасын төзү башлангычында 20 ел элек торган. Эчке сәясәт структурасында эшләгәндә, ул һәрвакыт иҗтимагый процесслар контекстында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз