Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов пилотсыз системалар булдыруны тизләтергә өндәде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз технологияләр уйлап табучыларны яңа чишелешләрне кертү срокларын кыскартырга өндәде. Бу хакта ул «Дрон Экспо» форумының пленар сессиясендә белдерде, заманча чакырулар эшнең тиз темпларын таләп итүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ситуация бик тиз үзгәрә, шуңа күрә эшләнмәләрне тиз арада гамәли кулланышка җиткерергә кирәк.
Ул ассызыклаганча, бүген Россиягә бер илгә генә түгел, ә берьюлы берничә дошманга каршы торырга туры килә, шуңа күрә илебез технологияләрен үстерү милли куркынычсызлык мәсьәләсенә әверелә. «Без бу мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Рәис шулай ук күргәзмәдә катнашучыларга тәкъдим ителгән эшләнмәләр өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз