news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр форумы президенты белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр форумы президенты белән очрашты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар берничә юнәлеш, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме линиясе буенча хезмәттәшлек итү, шулай ук яшьләр элемтәләрен һәм проектларын үстерү, Татарстан яшьләренең Ислам хезмәттәшлек оешмасы институтларының яшьләр программаларында катнашуы хакында фикер алышты.

Очрашуда Миңнеханов Татарстанга даими игътибар күрсәткәне һәм Россиянең Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән гуманитар партнерлыгын үстерү кысаларындагы уртак эш өчен Яшьләр форумы президентына рәхмәт белдерде.

«Без быел сезнең ярдәмегез белән III Казан глобаль яшьләр саммитын үткәрдек, ул Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы статусы мирасы булды», - дип искәртте Миңнеханов.

Билгеләп үтелгәнчә, ТР башкаласына эш сәфәре вакытында Айхан «Мәдәният һәм сәнгать» юнәлеше буенча Халыкара балалар оешмалары ассоциациясе утырышында катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100