news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы илләрендә МАХны танытырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында Россиянең MAX мессенджерын Ислам дөньясы илләрендә этәрергә чакырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең күп кенә IT-компанияләре халыкара базарга уңышлы чыга, шуның нәтиҗәсендә Россия икътисадын цифрлаштыру тизлеге арта, шулай ук илләр арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч бирелә.

«Шулай ук ислам дөньясы илләре базарларында Max илебез мессенджерын алга җибәрүне һәм популярлаштыруны хуплауны сорыйбыз. Моның кысаларында маркетинг кампанияләрен уздыру һәм җирле элемтә операторлары һәм IT-компанияләр белән партнерлыкларны җайга салу, шулай ук продуктны мәдәни һәм төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштыруда ярдәм итү мөмкинлеген карауны сорыйбыз», - диде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot