news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы исемен йөртүе зур җаваплылык

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында ислам дөньясы мәдәният министрларының корылтаенда чыгыш ясады. Әлеге съезд утырышы "Казанфорум" халыкара икътисади форумы кысаларында уза.

Рөстәм Миңнеханов Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы исемен йөртүе зур җаваплылык һәм горурлык булуын ассызыклады. "Бу – Татарстанның ислам цивилизациясенә күп гасырлар дәвамында керткән өлешен күрсәтә", - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, бу киләчәккә аванс булып та тора, һәм бу ышанычны аклау мөһим.

"Башкала булу - ул безнең өчен көч урыны билгесе",- диде Татарстан Рәисе. Ул Татарстанның тарихи яктан Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук "мөселман культурасы төньяк форпост урыны" булуын, биредә дистәдән артык халыкларның язмышлары үрелеп барганын билгеләп узды.

"Ислам дөньясы мәдәни башкаласы елы программасына тирән мәгънә салдык. Глобаль диалог өчен платформа булдырырга телибез. Ислам мәдәни дөньясы - ул бөек тарих кына түгел, ә заманча сәнгать, иҗади индустрияләр, цифрлы технологияләр, иң мөһиме - яшьләр", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул 2036 елда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтү турында Россия Президенты Владимир Путин Указы имзалануын зур горурлык белән билгеләп үтте.

"Без ислам дөньясы яшь иҗатчылары Казанны старт, илһам, яңалыкка рухландыру урыны буларак күрүен телибез. Без диалогка һәм төрле халыклар һәм конфессияләр тату яшәү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Казанда булудан тойган кичерешләрегез кыю карарларга этәрсен", - дип Рөстәм Миңнеханов уңышлы эшчәнлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot