news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Ислам динен кабул итү вакыйгасы халкыбыз язмышын билгеләгән

Рөстәм Миңнеханов: Ислам динен кабул итү вакыйгасы халкыбыз язмышын билгеләгән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены – 2025» тантаналы чарасында Ислам динен кабул итү вакыйгасының әһәмиятен ассызыклады.

«Биредә 922 елда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иттеләр. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе ислам динен кабул итү Идел бул болгар дәүләтенең үсешенә этәргеч биргәнен, дәүләтчелекне ныгытуга, дөньяның бай мирасына кушылу мөмкинлеге биргәнен искәртте.

«Татарстан милләтара һәм конфессияра татулык тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Болгарны яңарту тарихи хәтерне кайтару гына түгел, алгарышка омтылу. Ак мәчет, Болгар ислам академиясе һәм башка һәйкәлләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без традицион һәм рухи кыйммәтләрне яңартабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Миңнеханов быел җыенның Ватанны саклаучылар елында үткәрелүен дә искәртте.

Ул Болгар үсеше хакына хезмәт куючыларга рәхмәтен белдерде. Чит илдән килгән кунакларга рәхмәтле булуын әйтте. «Бу көн Татарстан һәм Россиягә үсеш китерсен. Бүгенге Изге Болгар җыены дусларча аралашуга, догаларга, изге гамәлләргә бай булыр дип ышанам. Үзегезгә, якыннарыгызга Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен телим», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot