news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ислам дине дөньядагы дөрес булмаган күренешләргә каршы көрәшә ала

Рөстәм Миңнеханов: Ислам дине дөньядагы дөрес булмаган күренешләргә каршы көрәшә ала
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Ислам дине дөньядагы дөрес булмаган күренешләргә каршы көрәшә ала.

Бу хакта ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында билгеләп узды. Ул Исламның кирәклеге һәм эчтәлеге дөрес булу әһәмиятен әйтте.

«Кичә зур форум булды. Патриарх да катнашты, чыгыш ясады. Православие бүген ислам динендә үзенә терәк таба. Дөньядагы хәлләрне беләбез, кая таба баруы аңлашыла торган түгел. Анда ниндидер родитель один, родитель второй, балалар ничәдер яшькә җиткәч, малаймы, кызмы - ул дөрес хәлләр түгел, аның белән көрәшергә кирәк. Аның белән ислам дине, православие көрәшә ала», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, балаларыбызны, киләчәгебезне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне сеңдерүдә татар дин әһелләренә зур ышаныч белдерелә. «Әлбәттә, сезгә таянабыз. Сез - ышанычыбыз. Әгәр сезнең белән тыгыз элемтәдә бу эшне алып бармыйбыз икән, бу бер кешегә дә кирәк түгел. Әгәр татарның киләчәге булсын дип теләсәк, җыелырга, киңәшергә, мәдрәсәләр белән эшне оештырырга кирәк», - диде ул.

«Зур иганәчеләрне үзебезгә җәлеп итү кирәк. Хөкүмәт кенә бу эшне тарта алмый», - дип искәртте республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә зур рәхмәтен җиткерде. «Рәхмәтне сез безгә түгел, без сезгә әйтергә тиеш. Һәммәгезнең үз эшегез, бизнесыгыз бар, ә моны үзегезгә өстәмә хезмәт итеп аласыз. Без моны бәялибез. Киләчәктә дә шушы эшләрне матур итеп алып барырбыз дип ышанам. Бу эшләрне Россия Президенты да күрә. Дөнья үзгәрде, Россиядән читләштеләр, ә ислам илләре безнең белән калды. Ә алар безгә, Казанга килә», - диде.

«Ике көн буе РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин безнең белән бергә. Бөтен мәсьәләләрдә булышырга тырыша. Бу эшне аңа Президентыбыз, Премьер-министр йөкләде. Шундый милләттәш егетләребез булганда, зур эшләр эшли алабыз», - диде Татарстан Рәисе. Форумда катнашучылар алкышлар белән хуплады.

Чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100