news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында ислам банкингы өлкәсендә белгечләрне әзерләүнең мөһимлеген әйтте.

«Ислам финанслары буенча Федераль законны гамәлгә ашыру ислам илләреннән чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен мөһим юнәлеш булып тора. Пилот төбәк буларак, илебездә партнерлык финансларын кертү өчен уңай хокукый шартлар булдыру буенча тәҗрибә уздыруны сыйфатлы итеп эшләргә кирәк», - диде ул чыгышында.

Ул бу эштә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot