news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО генераль директоры Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО генераль директоры Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

ИСЕСКО - оешма әгъзалары булган дәүләтләр арасында элемтәне ныгыту өчен мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсуслашкан оешма. ИСЕСКОның штаб-фатиры Рабат шәһәрендә (Марокко) урнашкан. ИСЕСКО 54 дәүләтне берләштерә. Россия оешмада 2007 елдан бирле күзәтүче булып тора.

Казанга визиты кысаларында Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашачак.

Искәртәбез, Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 конференциясе карары буенча Казан шәһәренә 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. «Күрсәтелгән ышаныч өчен Сегә рәхмәтлебез. Без бай программа әзерлибез - 12 чара планлаштырылган. Сезне Казанда көтәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе ИСЕСКО генераль директорына.

Шулай ук гадәттәгечә августта Казан глобаль яшьләр саммиты узачак. Рөстәм Миңнеханов саммит кысаларында ИСЕСКО белән уртак сессия уздырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100