news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан хәрбиен мактаган Рәхмәт хаты килгән

Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан хәрбиен мактаган Рәхмәт хаты килгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Рәхмәт хаты килгән, анда махсус операциядә катнашучы, Тәтеш районының Алик Аланы авылында туган Х.Храмовның (хәрби үз исемен күрсәтергә теләмәгән) хәрби хезмәте билгеләп үтелә.

«Суворов орденлы 15нче аерым гвардия мотоукчы Александрийский бригадасы ефрейтор Храмовның махсус хәрби операциядә намус белән катнашуын зур горурлык белән хәбәр итә. Ул 5нче гусар Александрийский полкына алмашка килгән Александрийский бригадасы хәрбие исемен лаеклы рәвештә йөртә. Храмов хәрби хезмәте белән легендар маршаллар, бөек полководецлар - Суворов һәм Кутузов җитәкчелегендә Яңа Россия җирендә поляк һәм француз интервентларына каршы көрәшкән «Кара гусарлар»ның үлемсез тарихын, шулай ук Украинаны немец-фашист илбасарларыннан азат иткән совет сугышчыларының традицияләрен дәвам итә», - диелә хатта.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, нәкъ менә шундый холыкка ия кешеләр ярдәмендә «ветераннарыбыз Бөек Ватан сугышы елларында фашист армиясен җиңде һәм без дә нацизмның яңадан баш калкытуын туктата алачакбыз».

«Якташыгызның хәзерге вакытта безнең белән бергә хезмәт итүе һәм хәрби хезмәте белән җиңүне якынайтканы өчен рәхмәт әйтәм», - диелә бригада командиры, гвардия полковнигы А.Буйлов имзалаган хатта.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материалны һәм фотоларны Елена Калашникова тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100