news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне алдыннан бүләкләр тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне алдыннан бүләкләр тапшырды
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне алдыннан районнардагы коллегаларына медальләр тапшырды һәм рәхмәт җиткерде.

«Аларның иңендә зур эш. Мин үзем муниципаль мәктәпне үттем һәм ул кешеләрнең хезмәтен тирән хөрмәт итәм», - дип язган республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.

Чыккан фотолардан аңлашылганча, «Җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен» медальләре Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов, Бөгелмә районы җирле үзидарә органнары һәм территориаль органнар белән эш оештыру бүлеге башлыгы Гөлфия Нигъмәтуллина һәм башкаларга тапшырылган. Шулай ук Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телим! Хезмәтегез өчен рәхмәт!Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телим!» – дип яза Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100